Городская детская библиотека - филиал № 7

Акыллы сүз - алтыннан кыйммәт!

Афәрин!», «Булдырасың!», «Син шундый акыллы!» – бу сүзләрне кем генә ишетергә теләми икән. Якын кешеләр тарафыннан әйтелсә, син үзеңне бер башка югары тоя башлыйсың. Әмма, ни кызганыч, соңгы вакытта безнең сөйләмебездә мондый сүзләрнең саны кими бара. Моның сәбәбе нидә икән соң? Санап китсәң сәбәпләр бик күп. Мәсәлән шуларның берсе – яшь буынның китаптан шактый ерак булуы. Моның өчен нәрсә эшләргә соң? Әлбәттә, укырга! Классик әсәрләр – безнең телебезне, уй-фикерләребезне баетуның төп чарасы. Әлеге максатларны яшь буынга җиткерү йөзеннән 2 гимназия укучылары өчен тәрбия сәгате узды. Презентация ярдәмендә укучыларга әдәпле булу серләре, турында мәгълүмат биреп, «Игелекле сүзләр эстафетасы», «Кем җитезрәк» биремнәрен үтәп, китаптан мәкалләр укыгач, дуслык җепләрен тоташтыру билгесе итеп, акыллы сүзләрдән торган ромашка чәчәге ясалды.