Городская детская библиотека - филиал № 7

Шәвәли шуклыгы

Ә кем соң ул Шәүкәт Галиев?
Шәүкәт Галиев – балаларның киңәшчесе, дусты. Ул балалар шагыйре, алар  өчен кызыклы шигырләр язган. Шигырьләре аша хезмәт сөяргә, гадел, тырыш, кыю булырга өйрәткән. Киләчәк буынны язучының шигырьләре, иҗаты белән таныштыру максатыннан, 83 нче «Умырзая» балалар бакчасында, әдәби чара узды. Нәни дусларыбыз  язучының балачагы, иҗаты белән таныштылар. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, кызыклы шигырьләре укып үтелде.Үзләре кебек шук, шат күңелле, тиктормас – Шәвәли турында укыганны тыңлагач, фикер алыштык.