Городская детская библиотека - филиал № 7

"Әкиятләр илендә"

Абдулла Алиш күп кенә шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар гына түгел, ә татар әдәбиятында ныклы эз калдырган бик күп әкиятләр дә язган. Аның әсәрләре балаларда тырышлык һәм игелек хисләре тәрбияләргә ярдәм итә, үз илен яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә.

Бөек Ватан сугышында  әсирлектә җәзалап үтерелгән шагыйрь, балаларның яраткан язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел уңаеннан, 44 нче «Мирас» балалар бакчасында «Әкиятләр илендә» чарасы узды. Балалар аның «Сертотмас үрдәк», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар» әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Әкиятләр турында фикер алышуда актив катнашып, табышмакларны чиштеләр һәм китаплары белән таныштылар.