"Изге гореф-гадәтләр"
Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына.
Яшь буынны, халкыбызның милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре аша тәрбияләү максатыннан, 2-нче гимназия укучылары өчен «Изге гореф – гадәтләр» чарасы узды. Катнашучылар татар халкының мәдәнияте, көнкүреше, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштылар. Татар милли киемнәре төшерелгән китапларга күзәтү үткәрелде.