Городская детская библиотека - филиал № 7

"Изге гореф - гадәтләр - милли тәрбия чарасы"

Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Шул уңайдан, 44нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен туган якны өйрәнү сәгате узды. Китапханәче тәрбияләнүчеләр белән, тарих битләре буйлап кечкенә генә сәяхәт ясады, үткәнгә, гореф-гадәтләргә күз салынды.