Городская детская библиотека - филиал № 7

"Карга боткасы"

Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында каргалар китерә дип ышанганнар. Шуңа күрә, кар эреп, беренче инешләр барлыкка килгәч, каргалар килү хөрмәтенә, «Карга боткасы» бәйрәме оештырылган. 37 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен «Карга боткасы» фольклор бәйрәме үткәрелде. Чарада катнашучылар бу бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында белделәр. Бәйрәмнең максаты балаларны ата-бабаларыбызның милли бәйрәме, аның тарихы һәм халык тормышындагы әһәмияте белән таныштыру иде. Нинди матур, шәп халык бәйрәмнәре, алар икенче тапкыр туу ала!