Городская детская библиотека - филиал № 7

"Үткәннәргә сәяхәт"

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша. Шушы бурычларны күз алдында тотып, укучыларның үз халкына, тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту максатыннан, 2 гимназиядә туган якны өйрәнү сәгате узды.

Туган ягыбыздан китеп, кайларда гына гомер сөрсәк тә, нинди генә дан-дәрәҗәгә ирешсәк тә, без барыбер шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!»-ди халык.