Городская детская библиотека - филиал № 7

«Йолдызлар шулай куша»

Яз сулышы табигатькә җан өргән шушы матур көннәрдә, шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә һәм ГАПОУ «Нижнекамский педагогический колледж» педагогия көллиятендә 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәркәзебез Казанда яшәп, иҗат итүче яшь әдипләр белән әдәби очрашу уздырдылар.
Бездә кунакта шигърият өлкәсендә – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, журналистикада – Флорид Әгъзамов премиясенә, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә проза жанрында I урынга лаек булган, «Таян Аллага» әдәби бәйгесендә Грант-при иясе - Алина Бикмуллина һәм Казан шәһәренең «Шәһри Казан» газетасының талантлы журналисты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Дания Нәгыйм-Галяутдинова булдылар.
Яшь язучылар укучыларга үзләренең балачаклары, китап язу һәм аны бастыру, киләчәккә планнары турында сөйләделәр.
Алинә Бикмуллина «Йолдызлар шулай куша» китабы авторы. Ул 2020 нче елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән һәм тиз арада үз укучысын тапкан басма. Әсәрдә шук, шаян, теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмый торган Шәмси турында сүз бара.
Ә икенче кунагыбыз - Дания Нәгыйм «Бөртекләп җыелган гомер» китабы авторы. Китапның төп герое – Омскида, десантчылар казармасы ишелеп, аякларын югалтса да, батыр рухлы булып кала алган – спортчы, блогер Рөстәм Нәбиев турында.

Шагыйрь җаны – ялкын-өермәдән,
Шагыйрь җаны тынмас һич вакыт.
Шагыйрь җаны пыскып кына янмас,
Шагыйрь җаны чыгар мич ватып.
- дип яза Дания Нәгыйм.
Язучыларыбыз прозадан тыш, берсеннән-берсе матуррак шигырьләр дә иҗат итәләр. Тамашачылар игътибарына, кунакларыбызның шигъри тәлгәшләрен китапханәче кызларыбыз тәкъдим иттеләр.

Туган тел – милләт яшәешенең иң мөкатдәс асыл нигезе. Язучыларыбыз яшь булуларына карамастан, туган телне саклау һәм үстерү максатыннан, киләчәк буынга үзләренең төпле киңәшләрен, теләкләрен юлладылар.