Городская детская библиотека - филиал № 7

Әбиемнең серле сандыгы!

«Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк»-ди халык.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, 2 нче гимназия укучылары өчен «Әбиемнең серле сандыгы!» чарасы узды. Матур итеп бизәлгән әбием сандыгында ниләр генә булмады: чигүле калфак, алъяпкыч, кәләпүш һәм башка бик күп истәлек-хәзинә. Балалар катнашындагы чаралар һәрвакыт матур һәм күңелле килеп чыга. Чөнки алар гади һәм ихлас. Бу юлы да истә калырлык күркәм чара узды.