Городская детская библиотека - филиал № 7

Рухи мирас энҗеләре

Шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары өчен «Рухи мирас энҗеләре» дип аталган иҗат сәгате узды. Китапханәче балаларны гореф-гадәтләр, һөнәрчелек, шулай ук Татарстан халыкларының милли мәдәнияты турында китаплар белән таныштырды. Чара Татарстанның иң гүзәл урыннары презентациясен күрсәтү белән үрелеп барды. «Халкым мирасы» күргәзмәсендә Татарстан халыкларының килеп чыгышы, традицияләре, милли бәйрәмнәре турында китаплар тәкъдим ителде. Интерактив «Җиде энҗе бөртеге» китабы балаларны кызыксындырды, чөнки китап яшь укучылар өчен инновацион кулланма булып тора.