Городская детская библиотека - филиал № 7

Каз канаты каурый-каурый!

Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергә-бергә башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрүне өмә җыеп эшлиләр. Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе. Халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары белән таныштыру максатыннан 2 нче гимназия укучылары өчен «Каз канаты каурый-каурый!» дигән бәйрәм-чара уздырылды.