Городская детская библиотека - филиал № 7

"Балаларның иң яраткан китаплары"

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Буш вакытны китап белән үткәрү-тагы да кызыклырак. Тәмле буяу исләре килеп торган яңа китаплар белән танышу-укучылар өчен бәйрәм. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта-аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә. Шәһәребезнең 83 нче "Умырзая" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, "Балаларның иң яраткан китаплары" дип аталган әдәби круиз узды.