Городская детская библиотека - филиал № 7

"Әкияттә кунакта"

Бала өчен әкият-ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкиятләр аша балалар яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкырлыкка өйрәнәләр.Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, аннан әкиятләрдән өзекләрне сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Аларның матур һәм сәнгатьле итеп, рольләрне искиткеч осталык белән башкарулары сокландырды. Әлеге чараның максаты-балаларның дуслык, намуслылык, изгелек сыйфатларын тәрбияләү. Эчкерсез, ихлас балалар вакытны күңелле үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар, шатландылар.