Городская детская библиотека - филиал № 7

"Халкымның оста куллары"

Халкыбызның төрле һөнәрләр үзләштерүгә, даими хезмәт итеп яшәүгә өндәвен нәрсә белән аңлатырга була соң? Беренчедән, эшләп үскән кеше нык була, бай яши. Икенчедән, кешенең рухи байлыгы, эшкә һәвәслеге һәм сәләте, шәхес буларак чын асылы хезмәттә генә ачыла.Кул эшләренә осталык киләчәк буыннарга да мирас булсын дисәк, гаиләдә дә һәм мәктәптә дә нәтиҗәле чаралар күрергә кирәк. Шул уңайдан 2 нче гимназия укучылры белән "Халкымның оста куллары" иҗади эш сәгате узлды. Презентация, китап күргәзмәсе ярдәмендә мәгълүмат биреп, татар орнаменты лалә чәчәге ясалды.