Городская детская библиотека - филиал № 7

"Туган ягыбыз талантлары"

Безнең Түбән Кама шәһәре шагыйрьләргә, сәнгать эшлеклеләренә, язучыларга, җырчыларга бай төбәк. Ул үзенең күренекле шәхес булып өлгергән ул һәм кызлары белән горурлана ала. Ул шәхесләрнең тормыш һәм иҗаты белән без танышып торырга тиеш, алай гына да түгел,  моны киләчәк буынга җиткерү безнең бурычыбыз булып тора. Шул уңайдан 2 нче гимназия укучылары белән «Туган ягыбыз талантлары» чарасы узды.