Городская детская библиотека - филиал № 7

"Сөмбеләне кем белә?"

Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме -Сөмбелә килә. Ул вакытта инде бөтен урып - жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп, күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын - сары толымлы булган. Кызлар аңа сары башаклардан такыя үреп кидергәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар, данлаганнар, мактаганнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән. Гимназия №2 укучылары белән-«Сөмбеләне кем белә?» уңыш бәйрәме чарасы узды.