Городская детская библиотека - филиал № 7

"Мин һәм минем гаиләм"

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга-ашыга, сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул.Гаилә ул - һәркем өчен дә иң изге төшенчәләрнең берседер инде. Чөнки гаиләдә иминлек, татулык булса - кәеф күтәренке, энергияң ташып тора, һәрбер башлаган эшеңә күңел ята. Димәк, гаилә бәхете ул – бәрәкәтле  тормышның асылы.15 май - Халыкара гаилә көне. Шул уңайдан, 2 нче гимназия укучыларына бәйрәм килеп чыгышы, гаилә йолалары турында мәгълүмат биреп, әлеге бәйрәмгә бүләк әзерләдек!