Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тукай бабай әсәрләрен бик яратып укыйбыз"

19 апрель көнне 7 нче балалар бакчасының 6 нчы төркемендә, 7 нче китапханә хезмәткәрләре тарафыннан  Г. Тукайга багышланган “Тукай бабай әсәрләрен бик яратып укыйбыз” дип аталган сәнгатле уку сәгате үткәрелде. Чара Г.Тукайның “Туган тел” шигыре белән башланып китте. Балалар слайдлар аша шагырьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар,шигырьләрен,әкиятләрен тыңлап үттелэр. Йомгаклау өлешендә шагырьнең әсәрләре буенча мултьфильмнар күрсәтелде һәм китаплары белән таныштылар.