Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тукай шигырьләренең моңы"

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калды.26 апрельдә без, яраткан татар шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәбез, һәм шул уңаайдан шәһәребезнең 2 нче гимназиясендә язучының 136 еллыгына багышланган «Тукай шигырьләренең моңы» дип исемләнгән шигъри минутлар үткәрдек. Балалар шагыйрьнең биографиясеннән бик күп яңалыклар белделәр, замандашларының татар халкының бөек улы – Габдулла Тукай турында хатирәләрен тыңладылар. Туган тел, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләрн укыдылар. Чара барышында укучылар иллюстрацияләр буенча шагыйрьнең әкиятләрен һәм шигырьләрен танып белделәр, табышмакларга җавап бирделәр, “ Эш беткәч уйнарга ярый “шигырен сәхнәләштереп укыдылар.Соңыннан балалар бергәләп татар халкының гимны «Туган тел» җырын башкардылар.