Городская детская библиотека - филиал № 7

"Китаплы кич"

Шагыйрь белән танышу - ул һәрвакыт бәйрәм, мондый хис-кичерешләр, гадәттә, озакка истә кала. 83 нче балалар бакчасында танылган балалар шагыйрәсе, А.Алиш исемендәге премия лауреаты, журналистка Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан әдәби чара үткәрелде. Бу чарада Йолдыз Шәрәпованың тормыш юлы турында сөйләнелде, Туган якка һәм анда яшәүче кешеләргә зур мәхәббәт рухы белән сугарылган тәрбияви дә, кызыклы да, маҗаралы да шигырьләре ике телдә укылды. Балалар зур кызыксыну белән, йотлыгып тыңлап утырдылар.