Городская детская библиотека - филиал № 7

"Карга боткасы"

Халкыбызның иң популяр, иң күңелле бәйрәмнәренең берсе-һичшиксез, карга ботаксы. Элек – электән үк әбиләр язны каргалар алып килә дип уйлый торган булганнар. Һәм шуның өчен һәр язда каргалар килер алдыннан «Карга боткасы» бәйрәмен үткәргәннәр.Йолаларыбызга хөрмәт тәрбияләү, табигатьне саклау, ярату максатыннан, 2 нче гимназиядә укучылар өчен, «Карга боткасы» дип аталган күңел ачу чарасы узды. Йола турында презентация, китап күргәзмәсе ярдәмендә мәгълүмат биреп, уен, биремнәр белән үрелеп барды әлеге чара. 27 укучы катнашты.