Городская детская библиотека - филиал № 7

"Әбиемнең күңел сандыгы"

Серле сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

Әйе, гомер узган, тула оек белән чабаталар тузган. Ә халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә саклана. Борынгы көнкүреш, киенү, бизәнү әйберләре хәзер музейларда гына сакланса да, халкыбызның горурлыгы булып тора. Үткәннәргә ихтирам, киләчәккә күпер ул. Татар халкының киемендә дә, йөзендә дә, хезмәт җимешләрендә дә матур, күркәм күңел сыйфатлары чагыла. Ул һәрвакыт матурлыкка, камиллеккә омтыла. Шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары белән «Әбиемнең күңел сандыгы» дип аталган аралашу сәгате узды. Менә шулай сандыктагы  һәрбер әйбер белән балалар таныштылар. Чиккән сөлге, чулпылар алар өчен яңалык булса; түбәтәй, калфак, алъяпкычны алар күргәннәре бар. Ә кызлар үз чиратларында, ничек калфак башта төшмичә тора икән диеп тә кызыксындылар, бигрәк тә матур бизәкле алъяпкыч сокландырды.