Городская детская библиотека - филиал № 7

"Туган ягым - гөлләр иле"

Туган як, туган ил, туган туфрак! Ватан! Бу сүзләр һәр кешегә үз анасыдай якын, газиз! Кешеләр туган җирләренең матурлыгын гөлгә тиңләгәннәр, аның табигатенә, урманнарына, кырларына сокланганнар. Һәр кешегә үз туган ягы көч, дәрт, илһам, моң бирә. Күпме генә шагыйрьләр үзләренең туган җирләренә багышлап шигырьләр язмаган да, туган илен сагынып нинди генә җырлар җырламаган. Шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары белән «Туган ягым – гөлләр иле» дип аталган танып белү минуты узды. Презентация ярдәмендә туган ягыбыз табигате, районннары, шәһәрләре турында кыскача мәгълүмат бирелде. Э. Шәрифуллинаның  балалар өчен язылган шигырьләр китабыннан «Туган җир», Г. Тукайның «Сагыныр вакытлар» шигырьләр китабыннан «Туган авыл» шигырьләре укылды. Ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирелде, биремнәр үтәлде.