Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тел милләтнең сакчысы"

Туган җир - су, үзе бөек мәктәп,

Шунда башлап тәпи басыла.

Һәр кешедә бөек ана теле

Ана сөте белән ачыла.

(Наҗар Нәҗми)

Барлык милләт кешесенең дә үз теле бар. Беренче сүзен шушы телдә әйтә. Ата - аналар теле - барлык милләт кешеләре өчен дә җанга  якын тел. Һәр милләт кешесе шушы телдә аңлый башлый, беренче китабын укый, шушы телдә ишетә һәм сөйләшә.Тел гаиләдә яшәү коралына әверелсен өчен, әти-әни үзара балалары белән бары тик туган телдә аралашырга, туган телнең матурлыгын  күрсәтә белергә, тирән мәгънәсен тоемларга омтылса яхшы була әлбәттә. 2 нче  гимназия укучылары, әнә шундый гаиләләрдән дигән нәтиҗә  ясалды бүгенге әдәби чарадан соң! Презентация ярдәмендә туган тел, турында мәгълүмат бирелде. Мәкальләр, шигырьләр, тизәйткечләр, укылды, командаларга бүленеп  ярыш уздырылды. Табышмакларга җавап бирдек. Чарада - 26 укучы катнашты.