Городская детская библиотека - филиал № 7

"Муса абый безнең йөрәкләрдә"

Һәр татар кешесе балачактан герой-шагыйрь Муса Җәлилнең  шигырьләрен укып, батырлыгына сокланып үсә. Быел шагыйрьнең тууына 116 ел була. Шул уңайдан без, шәһәребезнең  9 нчы балалар бакчасында «Муса абый безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби чара уздырдык. Презентация аша укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, «Карак песи», «Маэмай», «Күке», «Сәгать» шигырьләрен тыңлап үттеләр. Балалар үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен бик теләп яттан сөйләделәр, «Кызыл ромашка» шигырен сәхнәләштереп, уйнап  күрсәттеләр. Чара бик җанлы, эчтәлекле үтте.

(Чарада 38 бала катнашты)