Городская детская библиотека - филиал № 7

"Модада милли бизәкләр"

Нинди генә чорны карама,нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә,һәрберсендә-милли бизәкләр. Милли киемнәргә бизәкләр төшерү, балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан, шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары белән, «Модада милли бизәкләр» дип аталган чара оештырылды. Укучыларга милли орнаментлар, бизәкләр турында Нурзия Сергеева «Тылсымлы бизәк», «Әбиемнең сандыгы», «Татарская вышивка»; Ф. Г. Габдуллина «Үзебез чигәбез»; Р. Мөхәммәдова «Татар халык киемнәре»; Р. Зәйдулла «Татар таҗы» китаплары ярдәмендә мәгълүмат бирелде. Иҗади эш өлешендә, егетләр камзул, кызлар калфак рәсемнәрен милли орнаментлар белән бизәделәр.Чарада - 23 укучы катнашты.