Городская детская библиотека - филиал № 7

"Солдатка озату йоласы"

Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытылып, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана.18 яше тулган егетле гаиләләрдә яз-көз күңелле дә, моңсу да мәшәкатьләр барлыкка килә: егетне армиягә озаталар. Солдат булу элек-электән дәрәҗә саналган. Нинди йолалар булган соң ул вакытларда? Алар сакланып килә микән хәзерге көннәрдә? Әлеге сорауларга 2 нче гимназия укучылары белән очрашып, җавап бирдек. Презентация ярдәмендә йола турында кыскача мәгъүлүмат бирелде. Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары китабыннан» «Партизаннар янында» хикәясеннән өзек укып анализ ясалды. Укучы егетләр, төп бурычлары Ватанны саклау дигән фикергә килделәр.Чарада 28 укучы катнашты.