Городская детская библиотека - филиал № 7

"Туган ягымда кыш"

Кыш иң матур фасылларның берсе. Ә туган ягыбызның кышкы табигате бигрәк тә матур! Татарларның борынгы бабалары Яңа елны ничек ничек каршылаганнар? Төрле күңелле тамашалар уздырганнармы? Барысы да булган күңелле тамашалар да, бүләкләр дә...Чыршы гына булмаган.Бу бәйрәм Нардуган дип аталган. Шушы бәйрәмнәр турында киләчәк буынга җиткерү максатыннан шәһәребезнең  Бакый Урманче исемендәге  2 нче гимназия укучылар белән очраштык. Нардуган йолалары турында презентация ярдәмендә кыскача мәгълүмат биреп,«Чыршы», «Әйе, Юк», «Бияләй уены», һ.б. кызыклы уеннар уйналды.Табышмакларга җавап биреп, китаплардан шигырьләр укыдык. Чарада 24 укучы катнашты.