Городская детская библиотека - филиал № 7

"Минем туган көнемдә"

83 нче балалар бакчасында шагыйрь Рафис Корбан иҗаты буенча  “Минем туган көнемдә” дип исемләнгән әдәби сәгать булып узды. Январь аенда шагыйрь Рафис Корбанга 65 яшь тулды. Ул лирик һәм публицистик шигырьләр, җыр текстлары авторы буларак  билгеле, шулай ук аның балалар өчен язган китаплары да шактый. Чарада  балалар шагыйрьнең тормышы һәм бай иҗаты белән таныштылар, “Тимерле чәй”, “Капкорсак һәм Бавырсак”, “Минем туган көнемдә” китапларыннан шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр.Чара презентация белән үрелеп барды.