Городская детская библиотека - филиал № 7

"Түгәрәк уен"

Без бала чакта уйнаган күп уеннар инде онытылып бара.Ә алар бит шундый ихлас, гади һәм кызыклы булган. Балачакны искә алыйк әле! Капкадан чыгасың да - урамда күпме бала-чага чабышканны күрәсең. Җыелышып "Резинка" сикерү, "Ватык телефон", туплы, качыш уйнаулар! Ә хәзер ничек? Ишегаллары буп - буш. Балалар өйдә планшет белән яки урамда, шул ук гаджетны тотып утыра.Ситуацияне ничек үзгәртергә? Инициатива күрсәтергә! Без дә шушы максатны күз алдында тотып, 2 гимназия укучылары белән очрашып, бала - чак уеннарын искә төшердек.Уен белән генә чикләнеп калмадык, шигырь сөйләп, китапны уйнаганда да укып була икән дигән нәтиҗә ясадык. Ә без исә сезнең игътибарыгызга, балаларның уенын оештыруда берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез:

Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмаска.

Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытырга.

Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.

Сезне бала уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.

Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!