Городская детская библиотека - филиал № 7

"Ләбиб абыйның шалтмылтфильмнары"

26 нчы ноябрь көнне безнең китапханә 2 нче гимназия укучылар өчен татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты – Ләбиб Лерон иҗаты буенча әдәби сәгать уздырды.Чарада китапханәче Ләбиб Леронның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, балалар өчен басылып чыккан китапларына күзәтү ясады.Укучылар зур кызыксыну белән Ләбиб абыйның мәзәкиятләрен,  шигъри әкиятләрен һәм шигырьләрен  укыдылар. Авторның бай эчтәлекле, кызыклы әсәрләре, балаларда әлбәттә, зур кызыксыну уятты.  Чара презентация белән үрелеп барды.