Городская детская библиотека - филиал № 7

"Бишек җырлары - халкым мирасы"

Халкыбызда бишек җырлары борын - борын заманнарда ук барлыкка килгән. Балалар сөйләшә белмәсә дә, шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән.19 ноябрьдә без шәһәребезнең 2 нче гимназия укучылары белән, алар кечкенә вакытта җырланган бишек җырларын искә төшердек. Шаян уеннар уйнап, курчакларны бишек җырында тирбәттек. Чарада 19 укучы катнашты. Ә бишекне нәрсәдән ясаганнар соң? Бишекне миләш агачыннан ясарга тырышканнар, чөнки ул сыгылмалы агач, сынмаган.Әле аның шундый ырымы да булган: бишекне җимешләре күп булган агачтан ясарга кушканар.Күбрәк балалар тусын өчен, бишекне тал агачыннан да үргәннәр. Әлеге бишек өй түренә эленгән. Аларга әнкәйләрнең моңнары, теләкләре сеңгән!