Городская детская библиотека - филиал № 7

Бәхетле мизгелләр

16 нчы мартта Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шагыйрә Рәмзия апа Вәлиева белән очрашу кичәсе узды. Кичәгә 15 нче, 64 нче балалар бакчасыннан балалар, 8 нче мәктәп укучылары чакырылган иде. Ә кунак булып шагыйрәнен дуслары, якташлары, Аксакал шурасы вәкилләре килделәр. Кичә Р. Вәлиеванынң “Тәбигатьтә” шигырен сәхнәләштерелгән уку белән башланып китте. Балалар башкаруында шагыйрәнең шигырьләре укылды, “татар халык биюе” биелде Һәм видеоролик курсәтелде. Очрашу күңелле дулкыннарда узып, презентация белән үрелеп барды.