Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тел милләтнең сакчысы"

Туган телләр һәм халыкара бердәмлек елы кысаларында 44 нче балалар бакчасында «Тел милләтнең сакчысы» дип исемләнгән шигъри минутлар үтте. Сабыйлар татар һәм рус телендә кызыклы  шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, карточкадагы биремнәрне үтәделәр. Уен формасында  оештырылган «Әйдәгез таныш булыйк»!, «Кем нәрсә ярата? » уеннарында катнаштылар.Чара бик җылы атмосферада мавыктыргыч һәм файдалы узды.