Городская детская библиотека - филиал № 7

"Дуслар, каз өмәсенә җыеныйк!"

Күмәк хезмәт, уен – көлке

Була каз өмәсендә.

Кызлар – егетләр җыела

Зур шатлык һәммәсенә!

Безнең халкыбызның бик күңелле бәйрәмнәре, бай гореф – гадәтләре һәм йолалары бар. Әлбәттә без болар хакында беләбез. Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр  яңара, аларныңформалары үзгәрә  һәм эчтәлекләре тулылана бара. Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Әлеге һәм башка сорауларга 2 нче  гимназия укучылары белән җавап бирдек. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә  - күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Укучылар  моның турында гына түгел, башка милли бәйрәмнәр турында да мәгълүмат алдылар.Шушы барлык мәгълүматлар истә, хәтердә сакланып калсын өчен, кәгазъдән, оригами буенча казның сүрәтен ясадык.