"Яңа китап-яңа дус"
Китапханәгә яңа китаплар килү-китапханәчеләр өчен дә, китап сөюче дуслар өчен дә зур сөенеч. Без ул сөенечне шәһәребезнең 2 нче гимназиясенең укучылары белән уртаклаштык.Чөнки китапларның һәммәсендә дә бик кызыклы, эчтәлекле шигырьләр һәм әкиятләр урын алган. Балалар бик кызыксынып Л.Әмирханованың “Үстерә торган китабыннан”өр-яңа шигырьләр,Ф.Мәрданованың “Аксак аю”китабыннан бертөсле хәрефтән башланган әкиятләр тыңладылар .Үзләре дә ярыша-ярыша бертөсле хәрефтән башланган җөмләләр төзеделәр,шигырьләр укыдылар.Чара бик файдалы һәм эчтәлекле үтте.