Городская детская библиотека - филиал № 7

"Уңыш бәйрәме Сөмбелә"

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк - җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп

Урман буйлап алтын көз йөри!

Әйе чыннан да, тирә - юндә алтын - көз! Аның кадере һәм күркәмлеге табигатьтәге буяу - бизәкләрдә генә түгел, ә көзнең муллыгында да! Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме - Сөмбелә килә. Ул вакытта инде бөтен урып - жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп, күңел ачалар.Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын - сары толымлы булган. Кызлар аңа сары башаклардан  такыя үреп кидергәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар, данлаганнар, мактаганнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән. Шушы көннәрдә без дә - 2 нче гимназия укучылары белән Сөмбелә бәйрәмен бик күңелле итеп билгеләп үттек. Матур итеп татарча шигырьләр сөйләп, төрле уеннар уйнап, табышмакларга җавап биреп, көз турында мәкаләләрне искә төшереп, вакыт үткәне сизелми дә калган!