8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
9 июль безнең китапханәдә гаилә, мәхәббәт,тугрылык көненә багышланган “Төрле-төстәге ромашка” дип аталган күңел ачу сәгате булып узды. “Чайка” балалар клубыннан килгән укучыларыбыз бәйрәм тарихы белән таныштылар,гаилә көненә багышланган мәкалләр искә төшерделәр, табышмаклар, ребуслар чиштеләр.”Гаилә көне” дип аталган видео-ролик күрсәтелде. Чара азагында “Ромашканы җый” уены уйнатылды. Аларга чәчәк таҗларына гаилә турында сүзләр язып ромашканы тиз генә җыеп куярга кирәк иде.