Городская детская библиотека - филиал № 7

Экологияне белүчеләр

24 июнь безнең  китапханә  коллективы “Надежда” балалар үзәге һәм 6 нчы мәктәп укучылары белән “Экознайка” экологик турниры үткәрде.Балалар табигатне саклау, экология дигән төшенчәләр белән таныштылар. “Табигатне саклагыз” дигән видео ролик карадылар.Чара ике турдан торды.Беренче тур “Экологик разминка” монда экологик кроссворд, белемне тикшерү уеннары кебек биремнэр иде. Икенче тур әдәби викторина сорауларына җавап бирү. Кичәбезнең икенче бүлеге парк һәм скверлар елына багышланды. Укучыларыбыз шәһәребез Түбән  Кама, Казан шәһәре һәм төрле илләр парклары белән таныштылар.Чара ахырында балалар үзләренең яраткан парклары һәм скверлары турында сөйләделәр.