Городская детская библиотека - филиал № 7

"Йөзек салыш"

«Uen Fest» - онытылган  йолаларны һәм гореф – гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган акция. Бу уен  хәзерге балаларга таныш та түгел. Ә үзе нинди кызык уен! Уен кагыйдәләрен искә төшереп китик. Йөзек салыш уенын әби –бабаларыбыз болай уйнаганннар: уенчылар урындыкларга тезелешеп утыралар. Уенны алып баручы бии –бии аларның  учларына «йөзек сала». Алып баручының «Кемдә йөзек, йөгереп чык» дигән сүзләре әйтелгәч, «йөзекле» уенчы  иптәшләренә сиздермичә генә торып, уеннан чыгарга тиеш, ә иптәшләре аны җибәрмәскә, тотып калырга тиешләр. Җиңелүчегә җәза бирелә. Алга таба уен дәвам ителә. Без китапханәчеләр №44 "Мирас" балалар бакчасында нәни дусларыбыз белән татар - халык уеннарын уйнадык.