Городская детская библиотека - филиал № 7

"Гаиләм ныклы терәгем"

Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу сүздә! Бала һәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик  кадерле, якын сүз ул? Ә без менә бүген  нәни дусларыбыз белән  бу сорауларга җавап биреп, күңелле ял иттек!