Городская детская библиотека - филиал № 7

“Гүзәл мирас калдырган герой шагыйрь”

15 нче февраль көнне әгәр исән булса, герой шагыйрь Муса Җәлилгә 111 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә “Гүзәл мирас калдырган герой шагыйрь” дип исемләнгән  искә алу кичәсе узды.Әлеге кичәгә 6 нчы мәктәпнең 2 б сыйныф укучылары чакырылды.Балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар,кылган батырлыгы турында мәглүмат алдылар.Авторның “Чишмә”,”Чулпанга”,”Карак песи”шигырьләре ике телдә укып кителде.Шулай ук укучылар М.Җәлилгә багышланган музей турында видиоролик карадылар һәм аның шигырьләрен сөйләделәр.