Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тукай шигырьләренең моңы"

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 ел тулу уңаеннан шәһәребезнең 83 нче балалар бакчасындагы сабыйлар өчен "Тукай шигырьләренең моңы " дип исемләнгән шигъри минутлар үткәрдек.Чарада балалар шагыйрь турында бай мәгълүмат алдылар, шигырьләрен, әкиятләрен искә төшерделәр,"Елның дүрт фасылы" дигән шигыреннән табышмакларга җавап бирделәр, ә"Кәҗә белән сарык" әкиятендәге геройлар белән "Кем тизрәк"уенында җитезлекләрен сынаштылар.Сабыйлар бүгенге чарада бик актив катнаштылар, шулай ук белемнәрен дә күрсәттеләр.