Городская детская библиотека - филиал № 7

"Тел күрке сүз"

Сүз – кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Рухи үсешкә аеруча нык игътибар бирелгән җәмгыяттә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер культуралы кеше өчен зарури. Шул максатларны күз алдыннда тотып, шәһәребезнең  Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә «Тел  күрке сүз» дип аталган хәбәрләшү сәгате узды. Презентация ярдәмендә укучыларга кыскача мәгълүмат бирелде. «Игелекле сүзләр эстафетасы», «Кем  җитезрәк»  уеннары уйналды. Чарада  27 укучы катнашты.