Городская детская библиотека - филиал № 7

"Хуш киләсең Нәүрүз - түрдән уз!"

Нәүрүз бәйрәме якынлаша, шул уңайдан без дә 2 нче гимназиядә «Хуш киләсең Нәүрүз – түрдән уз!» дип исемләнгән әдәби чара уздырдык. Укучыларны әлеге гүзәл, язгы бәйрәм белән таныштырып, куңелле сорауларга җавап бирдек, нәүрүз тарихы турында видео фильм карагач, бәйрәмгә кадәр нинди эшләр башкарып өлгерергә кирәк икәнлеге турында мәгълүмат алдык. Яз турында Камиль Гильмуллинның «Кояш күчтәнәче» китабыннан «Яз», «Яз җиңә», шулай ук Марсель Галиевның «Сипкелле кояш» китабыннан «Язгы мизгел», «Шундый көн бу!», «Иртәнге кояш», «Шундый көн бу!» шигырьләре укучылар тарафыннан башкарылды. Ә инде балалар тарафыннан яратып өлгергән уеннарны уйнамыйча калу мөмкин түгел иде, без бергәләшеп яз бәйрәме нәүрүзгә багышлап «Кәләпүш» уенын чәчәк бәйләме белән уйнадык. Чарада 6 класс, 28 укучы катнашты.