Городская детская библиотека - филиал № 7

"Жыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа"

Чираттагы «Бәйләнеш.RU» программасында,  2 гимназиянең  4 класс  укучылары белән «Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем рәхмәт сиңа» дип исемләнгән чара узды. Балаларга телебезнең бай тарихы,күренекле шәхесләре, халык авыз иҗаты әсәрләре турында мәгълүмат бирелде. Телне камилләштерү, югалтмау, гореф – гадәтләрне саклау турында әңгәмә үткәреп, «Туган тел» җырын башкарып, туган телгә багышланган шигырьләр укыдык. Чарада 28 укучы катнашты.