"Сүзләрдән дисбе"
19 нчы гыйнвар көнне 7 нче балалар китапханә хезмәткәрләре Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә шагыйрь һәм язучы Разил Вәлиевның 65 еллык юбилеена багышланган “Сүзләрдән дисбе” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Чарага 8 нче мәктәпнең 4, 5 нче сыйныф укучылары килде.
Әдәби кичә Р. Вәлиевның “Дисбе” шигыре белән башланып китте. Презентация аша укучылар аның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, ә аннары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп үттеләр.
Чара ахырында балалар татар халкының “Капкалы уены”н уйнадылар. Уен барышында ромашка таҗына язылган биремнәрне үтәделәр.