Әкияти милли бизәкләр
Чираттагы «Бәйләнеш.RU» программасында 2 - нче Гимназия укучылары белән «Әкияти милли бизәкләр» иленә сәяхәт кылынды. Укучыларга татар милли орнаментлары турында мәгълүмат биреп, китап – журналлар белән таныштырдык. Кәләпүш һәм калфакны татар милли орнаментлары белән бизәдек. Чарада 26 укучы катнашты.