Городская детская библиотека - филиал № 7

"Мәңгелек матурлык җырчысы"

Бүген шәһәребезнең 2 нче гимназиясендә шагыйрь,язучы  Һади Такташның 120 еллык юбилее уңаеннан “Мәңгелек матурлык җырчысы “ дип исемләнгән әдәби  сәгать узды. Презентация аша укучылар шагыйрьнең  тормыш  һәм иҗат юлы белән кыскача таныштылар, шигырьләрен тыңладылар,ә “Тәүфыйклы песи”дигән юмористик шигырен рольләргә бүлеп укыдылар.Чарада шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә дә   ясалган иде.Бүгенге әдәби сәгаьттән балалар күп,файдалы  мәгълүмат тупладылар.

Чарада 28 укучы катнашты.