"Дуслар җыелган җирдә"
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Дуслар ә сез беләсезме элек – электән үк, безнең халкыбыз татар халык уеннары уйлап тапканнар. Хәттә безнең әти – әниләребез дә шул уеннарны уйнап үскәннәр. Ә менә “Мирас “ балалар бакчасында, нәни дусларыбыз белән татар халык уеннарын уйнап, бик күңелле уен – көлкеле күңел ачу чарасы булып узды. Чарада 20 бала катнашты.